Заинск 24 сити.ру – это городской сайт Заинска Добавить сайт в закладки  |  Все сервисы портала » Ваша новость на порталеРазмещение рекламы    24 СИТИ
Заинск 24 сити.ру
 
Логин:  Пароль: 
 
  Регистрация   Забыли пароль?  
   

Заинск. Новости

 

Публикации

Новости и события

Новости компаний

 

Архив новостей


     

Зәй районының тарихи вакыйгаларны өйрәнүче Мартынова,бүген арабыздан китте.

20.04.17 23:25
Прочтений новости 499

Наука

Фото новости

Зәйлеләр меценатын югалтты.

Чаллыда яшәүче, тумышы белән Зәй районының Сармашбаш авылыннан, туган як тарихын, тарихи вакыйгаларны, нәсел-нәсәбен өйрәнүче затлы Йосыфхан нәселеннән булган Рәйсә ханым Дәүләтбаева-Мартынова бүген арабыздан китте. Рәйсә ханым Дәүләтбаеваның меценатлык гамәле Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан якташлар – Уфа губернасы, Минзәлә өязе солдат, офицерларын барлап, аларны халык хәтеренә кайтаруда чагыла.

Музей, геральдик клублар, архивлар белән элемтәсе ныклы булды аның. Ул Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда үз коллекциясендә булган күренекле рәссамнар, Асылгәрәй тармагы буенча Йосыфхан нәселенә күргәзмәләр оештырды, аларны халыкка җиткерүдә олы хәйрия эшчәнлеге дә алып барды.

Музейда ул бүләк иткән әсәрләр шактый. Иҗатка гашыйк ханым рәссамнарның иҗат җимешләрен яшь буынга, зәйлеләргә җиткерүне максат итеп куйды. Без - “Зәй офыклары” газетасы белән дә хезмәттәшлек итте. Үз төбәгенең патриоты ул: авылдан-авылга, йорттан-йортка йөреп, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан өч дистәдән артык якташның фотографиясен, шәхси әйберләрен таба. Аларның фотолары һәм мәгълүматы белән газеталарда материаллар, брошюралар дөнья күрде. Сугышчыларның каберләрен барлап, аларны тәртипкә китерергә вакытын да, чыгымын да тапты. Иске фотографияләрне эшкәрттереп, зурайтып, зур затлы рамнарга урнаштыру шактый чыгымнар сорый. Бу фотосурәтләр, шәхси әйберләрдән оештырылган күргәзмә җиде данәдә, аның берсе Казан, Уфа Милли, Чаллы, Сарман, Зәй туган як тарихын өйрәнү, бер экспозициясе исә Санкт-Петербургта (Царское Село) Ратная Палатада Беренче Бөтендөнья сугышына багышланган музейларында урын алган.

Рәйсә Дәүләтбаеваның җәмгыятьтә саллы урыны булды: аны һәркайда көтеп алдылар, хөрмәт иттеләр. Ул Башкортстан морзалар мәҗлесе әгъзасы да иде. Күргәзмәләр оештырган якташка күп кенә музейлар, Татарстан һәм Башкортстан Мәдәният министрлыклары Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рәйсә Әхтәмовнаның Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан якташлар буенча китап бастыру нияте дә бар иде. Ул тормышка ашмый калмас.

Рәйсә Әхтәмовнаның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.чыганак:Зәй офыклары газетасы.



Комментарии (всего 0)


Другие новости этой рубрики:


Поделиться новостью

Вы можете бесплатно отправить новость нашему редактору для публикации »

Главная страница
Добавить новость
Реклама на сайте
Народная инициатива
Информация о компании
Ответственность сторон

Городской сайт Заинска – «Заинск 24 сити.ру»
   Мы вконтакте. Заинск. Новостной портал города вконтакте    мы в фейсбуке Заинск. новостной портал facebook    мы в твиттере. Заинск. Новостной портал города twitter

Политика
Криминал
Общество
Культура
Спорт
Общество
Автоновости
Доска объявлений
Недвижимость
Продажа авто
Вакансии работа
Услуги Заинска
Советы бизнесменам
Видео
Справочник компаний
Презентации фирм
Вопросы юристам
Бухгалтерский учёт
Новости компаний
Городская справка
Разработка сайтов
Спецпроекты
Лучшие товары
Открытые письма

Книга жалоб
Круг доверия
СТАТИСТИКА

 Администрация сайта не несет ответственности за комментарии пользователей, за достоверность информации, содержащейся в рекламных объявлениях.

Заинск, город, новости, сайт, погода, авто, работа, недвижимостьВозрастная категория сайта 16+. При частичном или полном воспроизведении материалов новостного портала ЗАИНСК 24 СИТИ в печатных изданиях, а также теле- радиосообщениях ссылка на издание обязательна. При использовании в Интернет-изданиях прямая гиперссылка на ресурс обязательна, в противном случае будут применены нормы законодательства РФ об авторских и смежных правах. Редакция сайта ЗАИНСК 24 СИТИ справок не даёт.

«ЗАИНСК 24 СИТИ»
Контакты в Заинске
zainsk@24sity.ru

Телефон редакции: +7 (925) 484-43-96

Добро пожаловать на сайт

Мы городской сайт ЗаинскаЗАИНСК 24 СИТИ. "Городской сайт Заинска"

На нашем сайте вы всегда найдёте нужную вам информацию. Сохрани наш сайт Заинск 24 сити себе в закладки. И будь в курсе событий города и района.

Участвуй в жизни города

Жители города могут не только читать, последние новости города, оставлять объявления, писать жалобы, и указывать на проблемы города Заинска но получить необходимую информацию о городе

  Карта
  сайта

Добро пожаловать на сайт www.24SITY.ru

Сеть городских сайтов-порталов России


РЕСПУБЛИКА ТАТАРСТАН


Казань
Набережные Челны
Нижнекамск
Елабуга
Зеленодольск
Чистополь
Арск

 

Нурлат
Альметьевск
Бугульма
Заинск
Лениногорск
Мамадыш
Мензелинск

Республика Татарстан — один из наиболее развитых в экономическом отношении регионов Российской Федерации.

Республика Татарстан
Президент: Рустам Минниханов
Площадь: 67 847 км²
Население: 3 885 253 человек
Столица: Казань
Климат: умеренно-континентальный, отличается тёплым летом и умеренно-холодной зимой.
Код региона: 16

Выбор
города

ВЫБРАТЬ ДРУГОЙ РЕГИОН

Москва Санкт-Петербург Севастополь

Другой
регион